Хәтер көненә багышланган чаралар үткәрү кысаларында, Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Ирина Степанова һәм музыка җитәкчесе Наталья Городилова "Изге сугыш" дип исемләнгән интеллектуаль программа үткәрде.
Чараны оештыручылар сугыш турында слайдлар күрсәтте, шулай ук балалар хәрби җырлар тыңлады.
Чара ахырында балалар һәм өлкәннәр сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды.