Арча комплекслы үзәгендә Хәтер көненә багышланган күргәзмә оештырылды

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагоглары тарафыннан  китаплар күргәзмәсе  оештырдылар.

Күргәзмә нигезенә “Истә тотсыннар һәм горурлансыннар өчен” кебек сүзләр яткан иде. Күргәзмәдә Мәскәү асты сугышы, Брест крепосте оборонасы, 900 көнлек Ленинград көрәше һәм 250 көнлек Севастополь көрәше тәкъдим ителде.

 Күргәзмәгә килүче күп балалы, тулы булмаган гаиләләрдәге балалар сугыш  вакытындагы аз билгеле булган фактлар, хәрби гамәлләр турында белделәр.

“Мәрхәмәтлек үзәге”нә  килүчеләр ул вакытлардагы кырыч көн һәм төннәр турындагы вакыйгаларны искә төшерделәр һәм һәлак булганнарны искә алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International