ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 28 июнь көнендә Балтач районының инвалид-колясочникларына Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Португалия һәм Чили командаларының футбол матчына килергә мөмкинлек бирелде.

 

Бөгелмә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Терапия хатирәләр белән" технологиясе куллана.

 

Халыкара наркотиклар белән көрәш көне уңаеннан Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек»  инвалидларны  тернәкләндерү үзәгендә психолог Хажарова М.М. яшьләр клубы “Ника” белән берлектә  "Наркотикларсыз тормыш!" дигән темага багышланган даими  уздырыла торган  интеллектуаль уен «Брейн Ринг» үткәрде. Чарада 46 мөмкинлекләре чикләнгән кеше катнашты.

 


28
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 27 нчы июнь көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 13 275 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 226 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,64% күрсәткечен тәшкил итте.

 

 

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, республика башкаласының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 4079 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 73 кешегә азрак.

 

 

Бүген 1 нче социаль участок территориясендә Ишегалды мәйданчыгы ачылды. Әлеге чара хөрмәтенә "Ышаныч" социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Кече Сабантуй" оештырды.

 

 

 

Экология буенча социаль проект кысаларында Бөгелмә “Яңарыш” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Урманда янгын" дип исемләнгән чара узды.

 

Кичә Казанда Республикасы предприятиеләрендә "Профессионалларны яклау елы" башлануга багышланган конференция узды.

 

 

Кичә, 27 июнь көнне, Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Зур Ключи авыл җирлегендә булып кайтты.

 

 

"Бергә булдырабыз" Республика проекты кысаларында Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында “Мәрхәмәтле йөрәк” дигән акция узды. Акцияне оештыручылар булып Түбән Кама № 26 урта гомуми белем бирү мәктәбе волонтерлар- укучылары торды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International