Агымдагы елның 28 июнь көнендә Балтач районының инвалид-колясочникларына Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Португалия һәм Чили командаларының футбол матчына килергә мөмкинлек бирелде.
Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге инвалидларның транспортировкасын оештырды.
Үзәге белгечләре сүзләренчә, инвалидлар оештырылган сәфәрдән бик канәгать калды.