Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 27 нчы июнь көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 13 275 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 226 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,64% күрсәткечен тәшкил итте.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 36 681гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2966 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,36 кешегә тиң.
Хисап атнасы барышында исә 534 кеше эшсез дип танылган, шуларның 492се – моңа кадәр хезмәт куйган. 66 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.