"Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатладылар

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

Экология буенча социаль проект кысаларында Бөгелмә “Яңарыш” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Урманда янгын" дип исемләнгән чара узды.

Балалар һәм яшүсмерләр интеллектуаль конкурс, эстафетада катнашты. Тәрбияләнүчеләр Максим һәм Яна үзләренең иҗади сәләтен күрсәтте. Балалар "Колобок" әкияте сәхнәләштерде.

Үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту өчен балалар плакатлар ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International