Татарстан башкаласы һәм моношәһәрләрдә эшсезләр саны үзгәрде

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, республика башкаласының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 4079 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 73 кешегә азрак.

Шулай ук, Түбән Кама, Алабуга, Кама Аланы, Чистай һәм Менделеевскта эшсезләр саны кимегән. Әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1034, 405, 351, 329 һәм 78эшсез граждан теркәлгән.

Моның белән беррәтән, Яр Чаллы һәм Яшел Үзәндә 10 кешегә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны арткан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International