ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2017 ел
чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, республика башкаласының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 4093 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 44 кешегә азрак.

 

Бүген, ягъни 2017 елның 2 нче августында Азнакай муниципаль районының Ишкәев исемендәге ял һәм культура паркында район башлыгы М.Шайдуллин катнашында мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен милли бәйрәм – Сабантуй уздырылды.

 

Бөгелмә десантниклары "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында узган спорт-музыка бәйрәмендә катнашты.

 

 

"Синең сәламәтлек" технологиясе кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Гүзәл Валиахметова -нче номерлы микрорайонында социаль ярдәм алучы 5 бала өчен "Синең сәламәтлеген һәм буш вакытың" дип исемләнгән чара үткәрде.

 

 

Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Ирина Кожевникова мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Карусель" дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.

 

Балалар һәм яшүсмерләр арасында караучысызлыкны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Татьяна Никифорова социаль ярдәм алучы 18 балигъ булмаган балалар өчен "Актай" атлар ярышы мәктәбенә экскурсия оештырды.

 

 

Баулы “Шәфкать” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Халыкара дуслык көненә багышланган чара үткәрде. Биредә “Гаилә” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр катнашты.

 

 

Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә кунакка десантниклар килде.

 

 


1
август, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Зәй районында комиссия әгъзалары Тюгеевка авылында яшәүче 2 төркем инвалидлыгы булган Венера Хайбуллинаны эшкә урнаштыру өчен кабул итү үткәрде.

 

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты командасы бочча уйнау буенча коляскалардагы инвалидлар арасында узган Бөтенроссия фестивалендә катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International