Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә кунакка десантниклар килде.
Балалар кунаклар өчен Ватан турында шигырьләр укып күрсәтте, шатлык, сәламәтлек, батырлык теләде, рәхмәт йөзеннән үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк итте.
"Кыска гына вакыт эчендә балалар кунаклар белән аралашты, фотога төште", - дип сөйләде үзәк тәрбиячесе Алина Гадельшина.