Татарстан башкаласы һәм моношәһәрләрдә эшсезләр саны үзгәрде

2017 елның 2 августы, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, республика башкаласының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 4093 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 44 кешегә азрак.

Шулай ук, Яр Чаллы һәм Чистайда эшсезләр саны кимегән. Әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1244 һәм 254 эшсез граждан теркәлгән.

Моның белән беррәтән, Яшел Үзән, Алабуга, Кама Аланы һәм Менделеевскта рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны арткан.

Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны үзгәрмәгән, биредә шулай ук 1057 эшсез граждан исәпләнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International