Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты командасы бочча уйнау буенча коляскалардагы инвалидлар арасында узган Бөтенроссия фестивалендә катнашты.
Чара 24-27 июльдә Чайковский шәһәре Пермь өлкәсендә узды. Аны оештыручылар булып “Благо” Удмуртия республика иҗтимагый оешмасы һәм Төбәкара иҗтимагый инвалидлар оешмасы торды.
Фестивальгә Мәскәү, Пермь өлкәсе, Киров, Ульяновск, Чиләбе өлкәсе, шулай ук Татарстан, Башкортстан, Коми, Удмуртиядән якынча 170 спортчы килгән.
Беренче көнне алабугалылар әлеге уенны үзләштерде, тренировкалар үтте. Икенче көнне катнашучылар шәхси һәм команда беренчелекләрендә көч сынашты. Нәтиҗәдә, Алабуга командасы икенче урында булды.
Өченче көнне пневматик коралдан ату ярышлары узды.