"Веста" үзәге карамагындагылар өчен танып белү экскурсиясе оештырылды

2017 елның 2 августы, чәршәмбе

Балалар һәм яшүсмерләр арасында караучысызлыкны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Татьяна Никифорова социаль ярдәм алучы 18 балигъ булмаган балалар өчен "Актай" атлар ярышы мәктәбенә экскурсия оештырды.

Балалар өчен ат абзары буенча күзәтү экскурсиясе үткәрелде. Экскурсовод ачык һәм ябык манежны күрсәтте, мәктәпкә килү мөмкинлекләре турында сөйләде.

Балалар беренче тапкыр атларны тотып карады, алар белән танышты.

Татьяна Никифорова сүзләренчә, әлеге экскурсия балаларга бик ошады. мондый чаралар ярдәмендә алар табигатькә якыная, хайваннарны яратырга өйрәнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International