Кичә Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә декрет ялында булган 14 хатын-кыз һөнәри укытуга кереште.
Укулар “Сатып алу, товар, эш, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларын тәэмин итү өчен хезмәт күрсәтү өлкәсендә контракт системасы” программасы буенча оештырылган. Дәресләрне инновация, менеджмент һәм бизнес көллияте (Яр Чаллы шәһәре) укытучылары уздырачак. Уку вакыты 1,5 ай тәшкил итәчәк.
Курслар тәмамланганнан соң таныклыклар биреләчәк.