"Веста" үзәге социаль педагогы таныш булмаган кешеләр белән ничек аралашырга кирәклеге турында сөйләде

2017 елның 16 августы, чәршәмбе

Балигъ булмаганнарны дәрестән тыш һәм каникул вакытында эш белән тәэмин итү кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Ольга Плаксина үзәк карамагында 15 бала белән төркемле дәрес үткәрде.

Дәрес барышында балалар таныш булмаган кешеләр белән ничек аралашырга кирәклеге турында белде. "Буратино", "Бүре һәм җиде кәҗә бәтие", "Кызыл калфак", "Түгәрәк икмәк" кебек әкиятләрне искә төшерде.

Дәрес ахырында социаль педагог балаларга сак һәм уяу булырга кушты. Алынган белемнәрне ныгыту өчен катнашучыларга буклетлар өләшенде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International