Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны үзгәрде

2017 елның 16 августы, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1202 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 46 кешегә азрак.

Шулай ук, Яшел Үзән, Алабуга һәм Чистайда эшсезләр саны кимегән. Әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 444, 355 һәм 251 эшсез граждан теркәлгән.

Менделеевскта рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны үзгәрмәде, ул шулай ук 75 кешене тәшкил итә.

Моның белән беррәтән, Түбән Кама һәм Кама Аланында эшсезләр саны арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International