Кичә Питрәч “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча "Антитеррор. Куркынычсызлык балалар өчен" дигән мультимедия фильмы күрсәтелде.
Социаль педагог Екатерина Карнаухова сүзләренчә, фильм барышында балалар террорчылык актлары һәм экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышты.