Казанга эш визиты белән Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча Комитет рәисе Ярослав Нилов килде

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Кичә кич Татарстан башкаласына эш визиты белән Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча Комитет, Россия Федерациясенең хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм Россия Федерациясе Пенсия фонды вәкилләре килде.

Казан белән танышу бүген иртән “Трудовые резервы” стадионында иртәнге зарядка белән башланды. Аннары делегация, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашында, сугыш ветераннары госпитале һәм Халыкара сервис колледжында булдылар.

Чираттагы пункт булып су төрләре Сарае торды. Биредә "Өченче буын" өлкәннәр арасында йөзү буенча республика ярышлары ачылды.

Шунысын да әйтергә кирәк, бүген утырышта катнашучылар Мирный поселыгында авыл клубы, IT-паркы һәм республика Россия Федерациясе пенсия фонды бүлеге эше белән танышачак, "Өченче буын университеты" дәресләрендә булачак.

Инде иртәгә, 2 ноябрь көнне Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча Комитеты, Татарстан Республикасы социаль сәясәт Дәүләт Советының  комитетының күчмә утырышы узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International