Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында чираттагы мастер-класс узды. Бу юлы иҗади дәрес темасы әкият герое – Кот Котофеевичка багышланган идее.
Дәрес башында тәрбияче Рәисә Алпыспаева балаларга тозлы камырдан төрле эшләнмәләр булдыру тарихы турында сөйләде. Балалар презентация карады, ә аннары Кот Котофеевичның батырлыклары турында әкият тыңлады.
Гамәли өлештә балалар үз куллары белән тозлы камырдан әкият геройларын ясады.