"Радуга" клубы эшчәнлеге кысаларында Буа "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре Җирлекара үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән балалар өчен Аналар Көненә багышланган чара оештырдылар.
Балалар өчен конкурслар һәм күнегүләр әзерләнгән иде.
Балалар табышмакларга җавап бирделәр, пазллар уйнадылар, шигырьләр укыдылар һәм җырлар җырладылар.
Чара ахырында балалар "Мамонтенок" мультфильмы карады.