Бөгелмә "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында ял көннәрен волонтерлар белән үткәрү күркәм традициягә әверелде. Бу юлы приют карамагындагы балаларга кунакка "ТНГ-Групп" яшьләр иреклеләр отряды вәкилләре килде.
Танышу кызлар-яшүсмерләрнең заманча бию башкаруы белән башланып китте.
Аннары балалар волонтерлар белән бергә кристаллр "үстерү" мавыктыргыч процессын күзәттеләр.
Шуннан соң балалар чәй эчтеләр, анда кунаклар үз тормышы, уңышлары, казанышлары турында сөйләште.