Кукмара халыкка социаль ярдэм күрсэтү үзәге белгечләре Шайдуллина Ленара Вильсор кызы һәм Гарафутдинова Эльмира Равиль кызы ведомствоара “Таң” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханәсендә йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде, аның төп темасы “Ата-аналар һәм балалар арасында конфликт”.
Очрашу кысаларында максатчан төркем белән, гаилә – ул бер берсе белән үзара бәйләнгән коллектив дигән темага әңгәмә корылды. Шунда ук йөкле хатын-кызларга консультатив ярдәм күрсәтелде: гаиләдә конфликтлы ситуацияләр чыккан очракта, аларны үзвакытында уңай якка хәл итәргә кирәклеге аңлатылды. Шулай ук буклетлар өләшенелде.
Утырышта уздырган чараның максаты "адреслы" хәбәрдәр системаны булдыру, яшьләр һәм яшь гаиләләрдә булган педагогик, юридик проблемалар, мәсьәләләр күтәрелде. Аның социаль нәтиҗәсе психологик яктан аңлы рәвештә имин гаиләләрне булдыру һәм формалаштыру. Шулай ук программаның максаты - яшь гаиләләргә гаилә төзүне планлаштыру буенча ярдәм итү.