ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2017 ел
җомга

Түбән Кама "Балкыш" социаль приюты педагоглары нәтиҗәле эшчәнлек аркасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларда ныкчымлык һәм түземлек формалаша дип саный. Нәтиҗәле эшчәнлек астында кул эшләнмәләре, рәсем ясау, аппликация күз алдында тотыла.

 

Аксубай "Наз" комплекслы халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре ведомствоара учетта торучы гаиләләрдән балаларны театральләштерелгән тамашага алып барды.

 

 

Мәшгульлек үзәге белгечләре 2017 елның 16 ноябрендә буш эш урыннары ярминкәсе үткәрде. Аның эшендә мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар белән беррәттән, эш табарга теләгән шәһәрдәшләр дә катнашты.

 

Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм итү көненә багышланган чаралар планы кысаларында Кукмара "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча белгечләре белән очрашу оештырылды.

 

Бүген Ютазы район мәдәният йортында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

 

"Россия Балалары" ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциясенең икенче этабы кысаларында һәм сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру максаты белән Аграр көллиятендә балигъ булмаганнар арасында ведомствоара чара үткәрелде.

 

 


16
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Казанда Әниләр һәм Халыкара инвалидлар көненә багышланган “Үзенчәлекле балаларның аналарына” дигән хәйрия концерты узачак.

 

2017 елның 22 ноябрь көнендә Казан шәһәре Вахитов районының эш белән тәэмин итү үзәгендә эш урыннары ярминкәсе узачак. Анда 5 предприятиенең кадрлар бүлеге хезмәткәрләре катнашачак.

 

Бүген "АиФ-Казан" редакциясендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева белән туры линия узды.

 

13-22 ноябрь көннәрендә Биектау муниципаль районы территориясендә "Россия Балалары-2017" ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциясенең икенче этабы үткәреләчәк.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International