Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм итү көненә багышланган чаралар планы кысаларында Кукмара "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча белгечләре белән очрашу оештырылды.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре түбәндәге темаларга профилактик әңгәмәләр үткәрде: "Наркотик матдәләр төре", "Экстремизм, терроризм", "Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү".
Балаларга һәм өлкәннәргә аларның хокукларын һәм бурычлары турында аңлатылды.