2017 елның 22 ноябрь көнендә Казан шәһәре Вахитов районының эш белән тәэмин итү үзәгендә эш урыннары ярминкәсе узачак. Анда 5 предприятиенең кадрлар бүлеге хезмәткәрләре катнашачак.
Очрашу барышында әңгәмә вәкилләре ярминкәдә катнашучыларны эш шартлары белән таныштырачак, кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.
Чара 09.00 сәгатьтә Казан шәһ., Павлюхин ур., 102 адресы буенча оештырылачак.