Буа "Гармония" үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре төрле профилактикалау структуралары вәкилләре белән бергә ведомствоара исәптә торучы гаиләләрдә булдылар.
Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр шахмат турнирында катнашты.
Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Эрудиты" интеллектуаль түгәрәге актив эшли. Кичә"Планета" дип аталган чираттагы дәрес узды.
Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре Минзәлә сукырлар җәмгыятенең төбәк оешмасында "Сәламәтлек" клубы катнашучылары өчен чираттагы очрашу оештырды.
Балигъ булмаганнар арасында көч куллану һәм мәрхәмәтсез карашны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Кама " гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Наталья Емельянова тарафыннан Шингальчи авылында36 яшүсмер арасында төркемле психодиагностика үткәрелде.
"Россия Балалары-2017" ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операция кысаларында Кама Тамагы "Богородский рай" гаилә һәм балаларга комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге педагогы Алия Айсина балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән социаль-профилактик тренинг үткәрде.
"Клуб именинников" программасы кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Эльмира Гарафутдинова "Кукмара Волонтеры" иреклеләр берләшмәсе белән бергә күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән балалар өчен хәйрия төшке ашы оештырылды.
Социаль яктан имин булмаган балалы гаиләләрне ачыклау системасын тормышка ашыру кысаларында Тукай "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе профилактикалау системасы белән берлектә түгәрәк өстәл оештырды.
Кукмара халыкка социаль ярдэм күрсэтү үзәге белгечләре Шайдуллина Ленара Вильсор кызы һәм Гарафутдинова Эльмира Равиль кызы ведомствоара “Таң” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханәсендә йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде, аның төп темасы “Ата-аналар һәм балалар арасында конфликт”.
Тәмәке тартудан баш тарту көне кысаларында "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге карамагындагылар 3 нче мәктәпнең волонтерлары белән берлектә шәһәр урамнарында "Тәмәке тарту модалы түгел" дигән флешмоб оештырдылар.