Апас "Рассвет" үзәге Россия Балалары" операциясенә кушылды

2017 елның 17 ноябре, җомга

"Россия Балалары" ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциясенең икенче этабы кысаларында һәм сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру максаты белән Аграр көллиятендә балигъ булмаганнар арасында ведомствоара чара үткәрелде.

Чарада катнашу өчен Үзәк район хастаханәсе табиб-наркологы чакырылды. Ул чарада катнашучыларга наркотик матдәләр куллану кеше организмына начар йогынтысы турында сөйләде.

Аннан "Рассвет" комплекслы үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе педагогы Ләйсән Гайфутдинова сәламәт яшәү рәвеше турында лекция укыды һәм буклетлар өләште.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International