ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Буа драма театрында Әниләр Көненә багышланган чара узды. Чарага 3 баладан да күбрәк бала тәрбияләүче, опекун гаиләләр, һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең аналары катнашты.

 

 

Бүген Яр Чаллы "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә музыка җитәкчесе Н.Городилова тәрбиячеләр Г. Гилязетдинова һәм И. Степанова белән берлектә Әниләр Көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрде.

 

 

 

Бүген Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Әниләр Көненә багышланган рәсем конкурсы узды.

 

Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында малайлар төркемендә "Сәламәт яшәү рәвеше" презентациясе белән диспут узды.

 


21
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Арча “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар “АрскПласт” оешмасында экскурсиядә булдылар.

 

Бүген Чирмешән эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чарада 7 эш бирүче һәм 45 эш эзләүче катнашты.

 

2017 елның 17 ноябрендә Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгендә түгәрәк өстәл утырышы узды. Ул ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.Ә. Зарипова тарафыннан 2017 елның 10 ноябрендә расланган, физик мөмкинлекләре чикле яшь гражданнарны эшкә урнаштыру һәм аларга һөнәри юнәлеш күрсәтүне үз эченә алган Комплекс планын тикшерүгә багышланган иде. Аның нигезендә күтәрелгән мәсьәләдә мәшгульлек үзәге һәм социаль хезмәт күрсәтү оешмаларның бер-берсе белән хезмәттәшлек итүе ята.

 

Балтач районы "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Юмарт Сишәмбе" хәйрия кампаниясенә кушылды.

 

Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Һәр бала хокуклы..." исем астында дәрес үтте.

 

 

Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында Баулы муниципаль районындагы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район башкарма комитеты юридик бүлеге начальнигы, полиция бүлеге участовые, опека һәм попечительлек бүлеге баш белгече һәм адвокат катнашында консультацион чара узды.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International