Балтач районы "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Юмарт Сишәмбе" хәйрия кампаниясенә кушылды.
Иганәчеләр табып, алар ялгыз яшәүче 2 нче төркем инвалиды Григорий Пронькинның яшәү шартларын яхшыртуда ярдәм итәчәк.
Социаль хезмәткәрләр иске мичне сүтеп, яңаны ясадылар. Материалларны "Ушма" ҖЧҖ җитәкчесе бирде, мич салучы ташламалы бәядән мичне ясады. Шулай ук пенсионерга мичкә утыннар да бирелде.