Зәй муниципаль районында инвалидлар Ункөнлегендә мөмкинлекләре чикле балаларны "Яшьлек" Боз сараена җыйдылар.
Түбән Кама “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр аппликацияләр ясый.
Инвалидлар декадасы кысаларында "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге "Зилант" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе белән берлектә инвалид балалар өчен "Күңелле стартлар" дигән спорт чарасы үткәрелде.
Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.
"Нефтьче" мәдәният сараенда Ватан Геройлары Көне уңаеннан хәрби-патриотик чара узды. Чарада район башлыгы Айрат Хәйруллин, күп тапкырлар бокс буенча Россия һәм дөнья чемпионы, Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы, генерал-лейтенант Александр Устинов, ирекле көрәш буенча Европа чемпионы Сергей Сурков катнашты.
Кукмара "Тылсым" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар Кукмара икенче поликлиника мөдире Руслан Димитриев һәм учреждение директоры Нурсия Мубаракова белән очрашты.
Балтач җирлегендә яшәүче Нәбиева Гөлҗиһан Хәсән кызына 11 декабрь көнне 95 яшь тулды.
Традицион инвалидлар Декадасы Кысаларында Минзәлә комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге үзенчәлекле балалар өчен сабын куыгы шоуы оештырды.
Геройлар көне уңаеннан Иске Көшкәт авылында яшәүче Россия Герое Исаев Олегның әти-әнисе Николай һәм Вера Исаевлар Мордовия Республикасы Саранск шәһәрендә тантаналы чарада катнашалар.
Яңа Чишмә "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре төркемле дәрес үткәрде. Анда социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар, шул исәптән, мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашты.