Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар "әкият"тә кунакта булдылар

2017 елның 11 декабре, дүшәмбе

Зәй муниципаль районында инвалидлар Ункөнлегендә мөмкинлекләре чикле балаларны "Яшьлек" Боз сараена җыйдылар.

Менә быел да 8 декабрьдә социаль-анимацион шоу оештырылды. Чараны "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең белгечләре, социаль яклау Бүлеге, физик культура, спорт һәм туризм буенча Идарә итү, "Яшьлек" Боз сарае оештырды.

Бәйрәмдә 50 мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Бәйрәм программасына төрле конкурслар, уеннар, биюләр, җырлар керде.к

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International