"Кайгырту" үзәге белгечләре төркемле дәрес үткәрде

2017 елның 8 декабре, җомга

Яңа Чишмә "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре төркемле дәрес үткәрде. Анда социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар, шул исәптән, мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашты.

Дәрес барышында балалар белән уеннар һәм конкурслар үткәрелде. Шулай ук Яңа ел алдыннан сувенирлар ясау буенча мастер – класс үткәрелде.

Чара ахырында барлык балаларга да бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International