Балтач җирлегендә яшәүче Нәбиева Гөлҗиһан Хәсән кызына 11 декабрь көнне 95 яшь тулды.
Шул уңайдан Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, «Наз» үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы Илдар Габдрахманов, җаваплылыгы чикләнгән «Яңа тормыш» җәмгыяте кадрлар бүлеге инспекторы Гөлия Әсхәдуллиналар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.