Әлмәт районында Геройлар көне

2017 елның 11 декабре, дүшәмбе

"Нефтьче" мәдәният сараенда Ватан Геройлары Көне уңаеннан хәрби-патриотик чара узды. Чарада район башлыгы Айрат Хәйруллин, күп тапкырлар бокс буенча Россия һәм дөнья чемпионы, Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы, генерал-лейтенант Александр Устинов, ирекле көрәш буенча Европа чемпионы Сергей Сурков катнашты.

Мөхтәрәм кунаклар тематик күргәзмәне карады.

Катнашучылар алдында район башлыгы Айрат Хәйруллин чыгыш ясады.Ул һәркемгә уңышлар теләде.

Әлмәт муниципаль районының урта белем бирү учреждениеләренең  200 укучысы тантаналы шартларда яшь армейц анты бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International