“Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен һөнәри юнәлеш бирү экскурсия оештырылды. Бүген приют карамагындагы балалар пешекче һөнәре белән таныштылар.
«Кояшлы шәһәр» патриотик тәрбия буенча программа кысаларында Түбән Кама балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында экологик акциясе оештырылды.
Алабугада игелекле эшләр Марафоны узды. Чараны оештыру һәм үткәрүдә менә өченче ел рәттән социаль учреждениеләр хезмәт коллективлары катнаша. Бу юлы хезмәткәрләр инвалид бала өчен махсус телескоп таягы сатып алды.
Кичә Зәйдә Кукмара, Бөгелмә, Менделеевск муниципаль районнарының социаль яклау учреждениеләре җитәкчеләре өчен очрашу оештырылды. Чара республиканың социаль-тернәкләндерү бүлекләре коммерцияле булмаган оешмалар разрядына күчүгә багышланган иде.
1 декабрь көнне Аксубай район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле балалар өчен театральләштерелгән тамаша булды.
Түбән Кама «Веста» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Курбатова төркемле дәрес үткәрде.
2017 нче елның 11 декабрендә “Наз” тернәкләндерү булекчәсенә Норма мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия концерты белән килделәр. Вәлиева Гүзәлия Рафис кызы җитәкчелегендә оештырылган концерт бик күңелле узды. Садиков Рамил Шамил улының моңлы җырлары өлкәннәребезнең күңелен бик тиз яулады. Татар, мари халкының биюләре тернәкләнүчеләрне дәртләндереп җибәрде. Әлеге чара төрле шаян мәзәкләр, такмаклар белән бергә үрелеп барды. Катнашучылар тернәкләнүчеләр белән бергә яшьлекләрен искә алып җырлап та алдылар.
Агымдагы елның 11 декабрендә “Наз” үзәге социаль-тернәкләнү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр Балтач муниципаль районының Карадуган авылында урнашкан “Себер тракты тарихы” музеенда экскурсиядә булдылар.
Узган җомгада, 8 декабрь көнне Горький исемендәге ЦКИНТ китапханәсендә Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы инвалидларның иҗтимагый берләшмәләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хокуклары буенча очрашу узды.
Россия Герое Марат Әхмәтшинның тол хатыны һәм улы Идел Буе федераль округы Ватан Геройлары Көнен бәйрәм итү тантаналы чараларында катнашты.