ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2017 ел
җомга

Арча “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Арча түбәтәе”проектын тормышка ашыру кысаларында татар милли орнаментлары белән таныштыру, аларның мәгънәләре, кулланышы, тарихы турында шөгыльләр үткәрелә. 

 

 

14 декабрьдә “Ветеран” инвалидлар үзәгендә “Йөрәктән йөрәккә” исемле бик зур фестиваль узды.

 

Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре яшьләр белән һөнәри юнәлеш бирү эшләре алып баруга зур әһәмият бирә. Агымдагы ел дәвамында ай саен Мобиль офис район һәм шәһәр мәктәпләренә барды.

 

Кичә Кукмара «Шәфкатье» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү курсы узучы инвалид балалар һәм аларның ата-аналары белән балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча әйдәүче белгечләр белән очрашты.

 

 


14
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Иртәгә, 15 декабрь көнне Казан шәһәре « Форсаж» Картинг үзәгендә 7-10 сыйныф укучылары арасында "Киләчәккә Билет - 2017" конкурсының җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләү тантанасы узачак.

 

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

 

Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә логопед Ольга Гаврилованың логопедия ритмикасы буенча авторлар программасы нәтиҗәле кулланыла.

 

 

«Сделай выбор!» һөнәри юнәлеш бирү буенча программасын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә «Возрождение» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тегү эше мастеры белән очрашу узды.

 

“Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбиячеләр балаларны яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнүдә катнаштыра. Балалар үзенең якыннарына яңа ел открыткалары ясады.

 

 

Шушы көннәрдә Питрәч "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагы кечкенәләр төркеме социаль педагог Екатерина Карнаухова үткәргән дәрестә катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International