Алабугада игелекле эшләр Марафоны узды. Чараны оештыру һәм үткәрүдә менә өченче ел рәттән социаль учреждениеләр хезмәт коллективлары катнаша. Бу юлы хезмәткәрләр инвалид бала өчен махсус телескоп таягы сатып алды.
12 декабрьдә Шәһәр мәдәният сараенда барлык теләүчеләр мохтаҗларга дәвалауда ярдәм итүдә катнаша алды.
Марафон ахырында Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Син иң яхшы» арт-проектының гала-концерты узды. Кунаклар алдында Алабуга инвалидлар җәмгыяте әгъзалары, Алабуганың иҗат коллективлары чыгыш ясадылар.