1 декабрь көнне Аксубай район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле балалар өчен театральләштерелгән тамаша булды.
6 декабрьдә «Наз» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психолог һәм социаль педагогы мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән коррекцион дәрес оештырды.
Шулай ук «Наз» социаль хезмәт күрсәтү үзәге бүлекчәсе «Кайгырту» хәйрия акциясе оештырды. 44 социаль хезмәткәр үзәк карамагындагыларның торак биналар һәм йорт яны территорияләрен җыештыруда катнашты.
9 декабрь көнне «Наз» үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә “Хыял” балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре килде.