Зәй «Шатлык» үзәге учреждениеләрне оптимальләштерү буенча тәҗрибәсе белән уртаклашты

2017 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Кичә Зәйдә Кукмара, Бөгелмә, Менделеевск муниципаль районнарының социаль яклау учреждениеләре җитәкчеләре өчен очрашу оештырылды. Чара республиканың социаль-тернәкләндерү бүлекләре коммерцияле булмаган оешмалар разрядына күчүгә багышланган иде.

Зәй «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге быелның июнь аенда әлеге процедура аша узды һәм хезмәттәшләре белән тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Очрашу Зәй муниципаль районында социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хузинаның сәламләү сүзе белән башланды. Чара барышында «Шатлык» үзәге директоры Людмила Симонова учреждениене оптимальләштерү барышында кыенлыклар турында сөйләде.

Пленар өлештән соң, катнашучылар өчен «Радость» һәм «Шатлык»коммерцияле булмаган автоном оешмасы буенча экскурсия оештырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International