Бөгелмә “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Россия хәрби комиссариатларының 100-еллык юбилеена багышланган чарада катнашты.
Мавыктыргыч экскурсияне шәһәр хәрби комиссары, полковник Рафаэль Миннетдинов оештырды. Әлеге чара кысаларында ул Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы хәрби комиссариатының тарихы турында сөйләде.