Балигъ булмаганнарны дәрестән тыш вакытта эш белән тәэмин итү эшен оештыру кысаларында Түбән Кама «Веста» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Олеся Мингазетдинова һәм социаль эш буенча белгеч Әлфия Байкова балигъ булмаганнар өчен «Кванториум» балалар технопаркына экскурсия оештырды.
Балалар конструкторларның хәрәкәтләнүләрен күзәтте. Үзәк укытучылары төрле робот модельләрен күрсәтте, алар белән идарә итәргә тәкъдим итте.
Экскурсия ахырында балалар тәэсирләре белән уртаклашты.