Лаеш техник-икътисадый техникумы базасында укучылар Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән очрашты.
Очрашуда Лаеш районының Татарстан Республикасы хәрби комиссары Александр Афанасьев, Лаеш муниципаль районы ветераннар Советы рәисе Рашат Булатов, Лаеш техник-икътисад техникумы директорының вазифаларын башкаручы Ольга Якимова, «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ольга Башкирова катнашты.
Борис Кузнецов Бөек Ватан сугышы елларында үзенең тормыш юлы һәм батырлыгы турында сөйләде.