Чистай эш белән тәэмин итү үзәге һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрде

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Чистай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Татар-Толкишский урта гомуми белем бирү мәктәбендә булып кайтты.

Чара балигъ булмаганнарның профессиональ эшчәнлеккә карата мәнфәгатьләрен билгеләү максатыннан үткәрелде.

Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте профконсультанты 8-11 сыйныф укучылары арасында һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрде.

Моннан тыш, эш белән тәэмин итү үзәге белгече укучыларга консультация хезмәте күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International