Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Мобиль офисы Карабаш гомуми белем мәктәбендә 10 нчы сыйныф укучылар арасында һөнәри юнәлеш бирү эше оештырды.
Хезмәт 16 югары сыйныф укучысына күрсәтелде. Һәр укучы белән индивидуаль консультация үткәрелде. Балалар тест нәтиҗәсен күреп, үзләренең планнары белән чагышытырып карады.