«Ярдәм кулы суз» акциясе кысаларында Менделеевск «Өмет Яры» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре ТОС рәисе Екатерина Кузнецова белән берлектә өч бала тәрбияләүче яшь әнигә хәйрия ярдәме күрсәтте.
Уртак көч белән азык-төлек продуктлары җыелды. Адреслы социаль ярдәм гаилә өчен бик зур ярдәм булып чыкты, һәм алар барлык катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.