Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 20 нче февраль көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 13 031 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 105 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,64% күрсәткечен тәшкил итте.
Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1255 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 30 кешегә күбрәк.
Ватанны саклаучылар Көне алдыннан Буа «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Салават күпере» клубы катнашучылары белән чара үткәрде.
Бөгелмә "Салават күпере" социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль-көнкүреш, медицина, санитар-гигиена хезмәтләреннән башка хезмәт терапиясе буенча да эш алып бара.
Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Ватанны саклаучылар Көненә багышланган чара узды.
Кичә Яшел Үзәндә мәшгульлек үзәге тарафыннан оештырылган «Электрогазосварщик» һөнәре буенча курслар тәмамланды.
Ватанны саклаучылар Көне алдыннан Биектау «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре «Көчле рухлы» дигән акция уздырдылар.
Менделеевск «Өмет Яры» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә «Мин – яшь сайлаучы” дигән акция узган.
«Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре мәгълүмати чарада катнашты. Биредә Автозавод районы Территориаль иҗтимагый үзидарә вәкилләре, Автозавод районы ветераннар Советы әгъзалары да булды.
Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе Гүзәл Сиразетдинова пальчиковый уеннар үткәрә.