ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә сәламәт яшәү рәвеше буенча дәресләр даими рәвештә үткәрелә.

 

Ватанны саклаучылар Көне алдыннан Чистай «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында музыкаль конкурс оештырылды.

 

 

Аксубай «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Ватанны саклаучылар Көненә әзерләнә башладылар.

 

22 февральдә Зәй «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә профсоюз оешмасының хисап-сайлау җыелышы узды. Чарада профсоюз оешмасының 52 әгъзасы катнашты.

 

Шушы көннәрдә Чистай «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында культорганизатор социаль хезмәт алучылар өчен Лев Толстойның туган ягына Ачык Аланга видеоэкскурсия оештырды.

 

Кичә Буа муниципаль районы социаль учреждение хезмәт коллективлары Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигметзянова белән очрашты.

 

2017 елда Кукмара район инвалидлар оешмасы социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча республика конкурсында чираттагы тапкыр җиңү яулап чыкты.

 

 

Әлмәт «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Әлмәт муниципаль районы профилактика субъектлары һәм Аксубай “Мечта” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белгечләре катнашында киңәйтелгән консилиум утырышы узды.

 


21
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Арчадагы “Өмет  чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә “Пиратлар кичәсе” булып үтте. Һәрбер баланың пират булып карыйсы килә. Үзәктә тәрбияләнүче балалар өчен шундый мөмкинлен туды. “Пиратлар кичәсен” Арча педагогика көллияте студент-волонтерлары уздырды. Кичәдә балалар уйнадылар, конкурсларда катнаштылар, палубада биеделәр. Ә аннары, корабльне пиратлар биләп алды! Бу бик кызыклы булды! Барысы да чын пиратларга ошаган иде!

 

«Ышаныч» комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Китапханә-мәгълүмат үзәгендә 4-6 комплекслары халкы белән мәгълүмати очрашуда катнашты.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International