«Ышаныч» үзәге белгечләре аңлату эшләре алып бара

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

«Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре мәгълүмати чарада катнашты. Биредә Автозавод районы Территориаль иҗтимагый үзидарә вәкилләре, Автозавод районы ветераннар Советы әгъзалары да булды.

Очрашуда катнашучылар гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү, «Ышаныч» үзәге эшчәнлеге, өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү, социаль хезмәтләр алу өчен документлар турында консультация алды.

Шулай ук чара барышында “Өлкән кешене гаиләгә алу” проектын тормышка ашыру мәсьәләсе дә каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International