«Өмет Яры» үзәге карамагындагы балалар «Мин – яшь сайлаучы» дигән акциядә катнашты

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

Менделеевск «Өмет Яры» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә «Мин – яшь сайлаучы” дигән акция узган.

Әлеге чарада 15-16 яшьлек 6 бала катнашты.

Чараның максаты – балигъ булмаганнарда гражданлык позициясен ачыклау.

Балалар өчен зур булмаган тематик күргәзмә оештырылды. Балаларга эчтәлекле материал тәкъдим ителде: мәгълүмати плакатлар, Россия сайлау системасы тарихы һәм башка мәгълүмат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International