Ватанны саклаучылар Көне алдыннан Буа «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Салават күпере» клубы катнашучылары белән чара үткәрде.
Чара барышында балалар Туган ил батырлары турында белде, әтиләре, бабайлар һәм өлкән туганнарына төсле кәгазьдән бүләкләр эшләде.
Мондый чаралар яшь буында патриотик аң тәрбияләүдә булыша.