“Арча “Өмет чаткысы” үзәгендә “Пиратлар кичәсе”

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

Арчадагы “Өмет  чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә “Пиратлар кичәсе” булып үтте. Һәрбер баланың пират булып карыйсы килә. Үзәктә тәрбияләнүче балалар өчен шундый мөмкинлен туды. “Пиратлар кичәсен” Арча педагогика көллияте студент-волонтерлары уздырды. Кичәдә балалар уйнадылар, конкурсларда катнаштылар, палубада биеделәр. Ә аннары, корабльне пиратлар биләп алды! Бу бик кызыклы булды! Барысы да чын пиратларга ошаган иде!

     Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларның хәрәкәтләнү активлыгын арттыра, аларда күңелле уеннардан, җыр һәм биюләрдән яхшы кәеф булдыруда, үзара дустанә мөнәсәбәт тудыруда зур тәрбия чарасы булып тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International